Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • "КАМАЗ" "Роснефть" белән килешү төзеде

    "Роснефть" НК һәм "КАМАЗ" ҖЧҖ арасында стратегик партнерлык турында Килешү имзаланды. Документ нигезендә "Роснефть" НК" ААҖнең транспорт ихтыяҗларын комплекслы тәэмин итү каралган, анда сервис хезмәте, персоналларны өйрәтү һәм махсус модификацияле техникаларны да эшләү керә. Компанияләр арасында 2015 елның 18 декабрендә имзаланган "КАМАЗ" автомобильләре белән тәэмин турындагы килешүне тормышка ашыру кысаларында...

    "Роснефть" НК һәм "КАМАЗ" ҖЧҖ арасында стратегик партнерлык турында Килешү имзаланды. Документ нигезендә "Роснефть" НК" ААҖнең транспорт ихтыяҗларын комплекслы тәэмин итү каралган, анда сервис хезмәте, персоналларны өйрәтү һәм махсус модификацияле техникаларны да эшләү керә.

    Компанияләр арасында 2015 елның 18 декабрендә имзаланган "КАМАЗ" автомобильләре белән тәэмин турындагы килешүне тормышка ашыру кысаларында "Роснефть" НК" ААҖ һәм "КАМАЗ" ҖЧҖ 1 мең берәмлек махсус техниканың беренче партиясенә заказны да рәсмиләштерделәр.

    Бу килешү Россия производствосын үстерү мәнфәгатьләреннән компанияләр арасында стратегик хезмәттәшлекне билгели һәм читтән кергән товарларны алмаштыру программасы үтәлешенә китерәчәк, дип белдерә "Роснефть" мәгълүмат сәясәте идарәсе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: