Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“КАМАЗ” ярдәме белән легендар «Москвич» автомбилен җитештерә башлыйлар

Машиналарны илебездә эшен туктаткан “Рено” заводында җыячаклар. Башта двигательле, ә киләчәктә - электромобильләр җитештерү планлаштырыла.

Россиядә кабат  «Москвич» автомобилен җитештерә башлаячаклар. Аны илебездә эшен туктаткан “Рено” заводында җыячаклар. Бу хакта Мәскәү мэры Сергей Собянин хәбәр итте. 

“Без меңләгән кешелек коллективның эшсез калуына ирек куя алмыйбыз.  Завод тулысынча шәһәр балансына алыначак һәм биредә җиңел автомобильләр җитештерү эше кабат җайга салыначак. Башта двигательле, ә киләчәктә - электромобильләр җитештерү планлаштырыла. Предприятиенең технологик партнеры итеп “КАМАЗ” сайланды”, - дип белдерде ул.

Мәгълүм булганча, Мәскәү заводы бай тарихка ия. Моннан бер гасыр элек биредә беренче машина конввеердан төшә. Баштарак «Ford», аннары озак еллар «Москвич» автомбилен җыялар. 1998 елдан башлап “Рено” җитештерәләр.

Әлеге хәбәргә карата «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятенең матбугат хезмәте җитәкчесе Олег Афанасьев аңлатма бирде. «Без Мәскәү мэрының карарын хуплыйбыз. Бу карар илдә автомобиль төзелешенең фәнни-техник һәм кадрлар потенциалын саклап калырга һәм үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге вакытта технологик хезмәттәшлек мәсьәләләре фикер алышу стадиясендә. Алар хәл ителгәч, без рәсми рәвештә хәбәр итәчәкбез», –  диде ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев