«КАМАЗ» заводында аянычлы хәл
Яңалыклар тасмасы

«КАМАЗ» заводында аянычлы хәл

Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.

11 ноябрьдә иртәнге унынчы яртыда «КАМАЗ» автомобиль заводында фаҗига булган: тешле тәгәрмәч (шестерня) цехында бер эшчене кран-балка кысып үтергән.

«КАМАЗ» гаммәви акционерлык җәмгыятенең рәсми телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, әлеге хәлнең шартлары ачыклана, аннары тиешле хокукый бәяләмә биреләчәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


КАМАЗ

Нет комментариев