Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«КАМАЗ»да дүрт юбилейга премия бирәләр

Аның күләме хезмәт стажына бәйле.

Шушы көннәрдә «КАМАЗ» ГАҖдә чыккан карар нигезендә автогигантта эшләүчеләргә юбилей уңаеннан 4 тапкыр премия биреләчәк. 

Хатын-кызлар – 50, 55, 65, 70, ир-атлар 50, 60, 65 һәм 70 яшьтә алачак. 

– Премия күләме «КАМАЗ» ГАҖнең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән кешнең компаниядәге өзлексез стажына бәйле була. Мәсәлән, 50 яшькә җиткән кешенең стажы 3-10 ел булса, премия күләме 1500 сум. 10-15 ел стажы булган кешеләр – 2500, 15 -20 ел стажы булганнар – 3500, 20 елдан узганнар 4500 сум акча алачак. 

55- 70 яшьлек хатыннарга һәм ирләргә премия күләме  стажга бәйле рәвештә 2000-6000 сум тәшкил итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: камаз килешү проект предприятие акча премия