КАМАЗда корпоратив ял
КАМАЗда 2016 елга түләүле корпоратив ял турында күрсәтмә-карарга кул куелды. Эшчеләр 11 гыйнвардан 24енә кадәр шулай ук 8 августтан 21енә кадәр ял итәчәкләр. Моннан тыш "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятендә "Сакчыл җитештерү" II Халыкара фәнни-гамәли конференция тәмамланды. Аның кысаларында Россиядә беренче тапкыр КАМАЗ автогиганты "Эре предприятие" категориясендә сакчыл җитештерү менеджменты буенча ГОСТ...
КАМАЗда 2016 елга түләүле корпоратив ял турында күрсәтмә-карарга кул куелды. Эшчеләр 11 гыйнвардан 24енә кадәр шулай ук 8 августтан 21енә кадәр ял итәчәкләр. Моннан тыш "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятендә "Сакчыл җитештерү" II Халыкара фәнни-гамәли конференция тәмамланды. Аның кысаларында Россиядә беренче тапкыр КАМАЗ автогиганты "Эре предприятие" категориясендә сакчыл җитештерү менеджменты буенча ГОСТ Р 56404-2015 сертификаты алды. Әлеге документны компаниянең директоры Сергей Когогинга РФ Машина төзелеше сәнәгате һәм сәүдә министрлыгы департаментының директор урынбасары Вячеслав Бурмистров тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев