Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

КАМАЗДА кыскартулар булмаячак

Җитештерү эшчәнлегеннән чиста керемнең кимүенә карамастан, КАМАЗ персоналын кыскартырга җыенмый. Профсоюз комитеты рәисенең социаль-икътисадый эшчәнлек буенча урынбасары Дилүс Ильясов сүзләренә караганда, 2015 елда да рәсми кыскартулар булмаган. "Әмма кадрларның табигый агымы нәтиҗәсендә, хезмәткәрләрнең саны 2,2 меңгә кимеде, яңалары кабул ителмәде. Персоналның кимүе алга таба да шушы темп белән дәвам итсә,...

Җитештерү эшчәнлегеннән чиста керемнең кимүенә карамастан, КАМАЗ персоналын кыскартырга җыенмый. Профсоюз комитеты рәисенең социаль-икътисадый эшчәнлек буенча урынбасары Дилүс Ильясов сүзләренә караганда, 2015 елда да рәсми кыскартулар булмаган. "Әмма кадрларның табигый агымы нәтиҗәсендә, хезмәткәрләрнең саны 2,2 меңгә кимеде, яңалары кабул ителмәде. Персоналның кимүе алга таба да шушы темп белән дәвам итсә, эшче кадрларга кытлыкны хезмәт базары исәбенә тулыландырырга туры киләчәк", дип ассызыклый белгеч.

КАМАЗда 36 мең кеше эшли. Хәзерге вакытта өч көнлек эш атнасы гамәлдә. Эш графигы, йөк автомобильләренә заказлардан чыгып, ай саен үзгәреп тора. Гыйнвар-февраль айларында вакытлы эшләргә 14 мең кеше җәлеп ителгән. 2015 елда предприятие бюджетына керми калган чиста керем күләме, узган елларга караганда, 8 тапкырга артып, 3,3 млрд сумга җиткән. Ләкин, шушындый катлаулы вәзгыятькә карамастан, КАМАЗ җитәкчелегенең үз хезмәткәрләрен ничек тә сакларга һәм якларга тырышуы хөрмәткә лаек. Гомер буе биредә хезмәт куйган эшчеләр дә өметләрен өзми. "Бәлки әле заманалар үзгәреп, элеккечә гөрләп эшләп китәрбез. Әнә бит ил башлыгы Владимир Путин да КАМАЗ ярдәмсез калмас, дип ышандырып китте. Шуңа күрә эшлибез һәм яшибез әле!" - ди тимерчелек заводында 30 ел термист булып эшләүче Сәүбән Заһиров.

Чыннан да, һәр предприятиенең бүгенгесен дә, киләчәген дә анда эшләүчеләр билгели. 40 ел дәвамында бер тапкыр да яңартылмаган җиһазларга, ямалып беткән мичләргә хезмәт күрсәтүче фидакарь һөнәрчеләр аның иртәгәсе ышанычлы булуга өметләнә икән, димәк, бу шулай булачак.

Рәзинә Насыйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X