Шəhри Чаллы

КАМАЗга – дәүләт ярдәме

Россия хөкүмәте автомобиль предприятиеләре булган субъектларга субсидия бирергә исәп тота. Бу хакта Премьер министр Дмитрий Медведев хөкүмәт утырышында хәбәр итте. "Без ике миллиард сум субсидияне Татарстан, Алтай төбәге, Самара һәм Тверь өлкәләренә бүләбез. Бу акчаны җирле төбәк хакимиятләре эшен югалткан һәм кыскартылуга дучар булган кешеләрне укытуга яисә вакытлыча эш урыннары...

Россия хөкүмәте автомобиль предприятиеләре булган субъектларга субсидия бирергә исәп тота. Бу хакта Премьер министр Дмитрий Медведев хөкүмәт утырышында хәбәр итте.

"Без ике миллиард сум субсидияне Татарстан, Алтай төбәге, Самара һәм Тверь өлкәләренә бүләбез. Бу акчаны җирле төбәк хакимиятләре эшен югалткан һәм кыскартылуга дучар булган кешеләрне укытуга яисә вакытлыча эш урыннары оештыру өчен тота ала", - ди хөкүмәт җитәкчесе.

Ул өстәмә дәүләт ярдәмен автомобиль сәнәгатендә катлаулы хәл килеп чыккан төбәкләргә генә биреләчәген ассызыклады. Алар арасында "КАМАЗ, АвтоВАЗ, "Алтайвагон" һәм Тверь вагон төзелеше заводы бар.

Шулай итеп, кризиска каршы чаралар оештыру өчен Татарстан 1,1 миллиард сум акча ала. Аның 997 миллион сумы Чаллының "КАМАЗ" һәм "РИАТ" предприятиеләренә бүленә. "КАМАЗ"га 984 миллионы бирелер дип көтелә.

- Кризиска каршы чаралар өчен федераль һәм республика бюджетыннан бирелгән акчалар хисабына, без хезмәт базарында тотрыклылыкны саклап кала алырбыз, - ди шәһәр Советында хезмәт һәм мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: