Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“КАМАЗ”га Германия делегациясе килде

Автогигантка эшлекле визит белән Германиянең Robert Bosch GmbH компаниясе вәкилләре килде.

Автогигантка эшлекле визит белән Германиянең Robert Bosch GmbH компаниясе вәкилләре килде. Делегацияне компаниянең автомобильләр детальләрен сату буенча вице президент Маркус Хайн җитәкли. Шунысын да әйтергә кирәк, бу компания “КАМАЗ” акционерлык җәмгыяте белән күптәннән хезмәттәшлек итә. Компания төзелеш, комплектлау материаллары куя, шулай ук двигательләрнең яңа модельләрен эшләүдә дә булыша. Кунакларны генераль директор урынбасары,үсеш буенча директор Ирек Гомәров һәм генраль директорның урынбасары- сату буенча директор Рөстәм Шәмсетдинов озатып йөрде. Алар двигательләр заводында, Р6 двигательләрен җыю конвейерында, легендар “КАМАЗ-Мастер” командасының ярышлар базасында булдылар. Кунаклар хөрмәтенә КАМАЗ-6580, КАМАЗ-65201 һәм КАМАЗ-65115 үзбушаткычларына тест-драйв оештырылды. Визит “КАМАЗ”ның яңа проектлары буенча киләчәктә хезмәттәшлекне ныгыту турында автогигантның генераль директоры Сергей Когогин катнашындагы очрашу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X