Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“КАМАЗ”га Германиядән зур кунаклар килде

"КАМАЗ" акционерлык җәмгыятенә эш визиты белән Германиянең "Mangold Consulting GmbH" консультация үзәге вәкилләре Клаус Мангольд һәм Кристоф Мангольд килде. Кунакларның ТР сәүдә һәм сәнәгать министры Альберт Кәримов озатып йөрде.

Сөйләшүләрдә компаниянең генераль директоры Сергей Когогин катнашты. Клаус Мангольд корпарациянең халыкара элемтәләрен югары бәяләде. Үзенең чыгышында автогигантның дөньякүләм лидерлар белән эшләвен ассызыклап үтте. "Татарстан белән Германияне бәйли торган партнерлык элемтәләрнең югары дәрәҗәдә икәнлеген раслый. Ләкин бүген яңа проектларга динамика бирергә кирәк", - диде Германиядән килгән кунак. Делегация әгъзалары төп җыю конвейерында, фәнни-техник үзәктә, двигательләр заводында булдылар.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев