Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“КАМАЗ”ларны Филиппинга озаталар

2020 елга кадәр "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятеннән Филиппинга 1000 автомобиль җибәрү планлаштырыла. Бу Филиппинның Lifetruck компаниясе белән төзелгән меморандум нигезендә эшләнә. Проектны гамәлгә ашыру, автомобильләрнең модельле рәтләре һәм башка мәсьәләләр өстәмә рәвештә ачыкланачак һәм килешенәчәк. Бу илгә КАМАЗ-6520, КАМАЗ-6460 һәм КАМАЗ-65117 автомобильләрен озатырга планлаштыралар.

Lifetruck компаниясе Чаллы заводы продукциясен алып, төбәкнең йөк ташу белән шөгыльләнүче кече һәм урта предприятиеләрен, төзелеш һәм авыл хуҗалыгы тармакларын техника белән тәэмин итәргә җыена. Моннан тыш, "КАМАЗ" ярдәме белән Филиппин компаниясе базасында дилерлык һәм сервис үзәге ачу да планлаштырыла.

Үзара хезмәттәшлек турында килешү Россия-Филиппин эшмәкәрлек форумында, Филиппин Президенты Родриго Дутерте катнашында төзелгән иде. Килешүгә "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятенең сәүдә һәм сервис буенча генераль директор урынбасары Сергей Афанасьев һәм Lifetruck компаниясе җитәкчесе Джоэл Эваско имза куйган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев