Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

КАМАЗны Африкага тәкъдим итәләр

Санкцияләргә дә карамастан, Татарстан компаниясе әлеге континенттагы партнерлары белән хезмәттәшлеген дәвам итә.

Бүген Санкт-Петербургта «Россия - Африка» саммиты үтә. Анда КАМАЗ предприятиесе Африка илләре өчен актуаль булган транспорт чараларын тәкъдим итәчәк. Бу, нигездә,  КАМАЗ-54901 тягачы, НЕФАЗ-5299 автобусы һәм бортлы, тулы приводлы КАМАЗ-43118 (6×6.1) автомобиле. 

Мәгълүм булганча, Татарстан техникасы төрле елларда Ливия, Кения, Уганда, Көньяк Африка Республикасы, Сенегал, Мали, Ангола һәм континентның башка илләренә дә озатылды.

Санкцияләргә дә карамастан, Татарстан компаниясе Африкадагы партнерлар белән хезмәттәшлеген дәвам итә һәм автомобильләр, запас частьләрне экспортлау гына түгел, ә сервис челтәрен оештыруга карата да кызыксыну белдерә.

фото: КАМАЗның телеграмм-каналыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КАМАЗ