“Камгэсэнергострой” акционерлык җәмгыяте акционерларның гомуми җыелышында Мәскәүдәге филиалын ябу турында карар кабул итәргә җыена.
Төзелеш оешмасының генераль директор урынбасары Рөстәм Хәмидуллин әйтүенчә, Мәскәүдәге филиал беркайчан да эшләмәгән, аның штаты да юк. Ул 10 ел филиал булып исәпләгән генә. “Без ел саен салым инпекциясенә аны нинди эшчәнлек алып баруын аңлатырга мәҗбүр булабыз. Әмма филиалның бер көн дә эшләгәне юк”, – ди ул.
Нет комментариев