Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Камил хәзрәт Сәмигуллин Мьянма мөселманнарына ярдәм итәчәге турында белдерде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мьянма мөселманнарына ярдәм итәргә теләген җиткерде. Бу хакта ул журналистлар белән очрашуда белдерде. "Без һәрвакыт терроризм һәм экстремизм очракларына каршы. Әгәр күрше илләрдә берәр нәрсә булса, һәрвакыт Эйфель манарасын матәм төсләре белән яктырталар. Әмма хәзер бу әйбер күзәтелми. Бу бит меңләгән кеше! Аларның каннары Европа...

Камил хәзрәт Сәмигуллин Мьянма мөселманнарына ярдәм итәргә әзер булуны белдерде. "Без кешеләрнең игътибарын бу проблемага җәлеп итәбез. Үзебезнең "Зәкят" фонды аша акча җыеп, кешеләргә җиткерәсебез килә. Бангладеш чиге янында качаклар лагере бар. Без аларга ярдәм итә алырбыз дип уйлыйм", - диде мөфти.

Искәртеп үтик: Мьянманың (Бирма) Ракхайн (Аракан) штатында рохинджа халкы яши, алар 800 меңнән алып 1,1 миллионга кадәр дип исәпләнә. Мьянма җитәкчелеге рохинджаларны Бангладештан күченеп килгән халык дип саный һәм аларның хокукларын чикли. БМО рохинджаларны дөньядагы иң кыерсытылган халыкларның берсе дип саный. Рохинджа халкын кыерсытулар кан коюга кадәр килеп чыга. Соңгы бәрелеш 2016 елның октябрендә килеп чыкты, Ракхайн штатына армия кертелде. 20 меңнән артык мөселман Бангладешка качты. Соңгы араларда эшләр тагын кискенләште - 25 августта хәрбиләр белән бәрелештә 400 кеше һәлак булды, 90 меңнән артык рохинджа кешесе Бангладешка качты. Узган якшәмбедә Мәскәүдә Мьянма мөселманнарын яклап митинг узды, Чечня башлыгы Рамзан Кадыров һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерү ясадылар.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X