Камилә Вәлиевага күптән көткән медале тапшырылды
Тамашачылар милләтәшебезгә ике минуттан артык алкышлады.
Казанда фигуралы шуу буенча Гран-при ярышларының өченче этабы узды. Анда танылган спортчыбыз Камилә Вәлиева беренче урынны яулады. Тамашачылар милләтәшебезгә ике минуттан артык алкышлады.
Камилә Вәлиева моңа кадәр турнирның кыска программасында да уңышлы чыгыш ясаган иде. Ирекле программада исә ул Пекиндагы Олимпиадага багышланган программасын кабат тәкъдим итте. Спортчыбыз үзенең чыгышы башында дүртле тулуп ясаганда егылды. Әмма калган сикерешләрне Вәлиева уңышлы башкарды һәм 241,72 балл җыеп алтын медальгә лаек булды.
Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев