Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Камилә Вәлиеваның «алтын» медален алырга телиләр

Вәлиева эше Спорт арбитраж судына тапшырылган.

Дөньякүләм допингка каршы агентлык (WADA) фигуралы шуучы Камилә Вәлиеваны допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен дүрт елга дисквалификацияләүне һәм Олимпиада алтынын кире алуны таләп итә. WADA шул хакта Спорт арбитраж судына (CAS) мөрәҗәгать иткән.

Дисквалификация Спорт арбитраж суды карары үз көченә кергән көннән исәпләнергә тиеш. Вәлиеваның 2021 елның 25 декабреннән башлап барлык нәтиҗәләре — очколар юкка чыгарылырга, медальләр һәм бүләкләр алынырга тиеш.

Моңа кадәр WADA башлыгы Витольд Банька хәбәр иткәнчә, Вәлиева эше Спорт арбитраж судына тапшырылган, дүшәмбе эш теркәлгән. Ул белдергәнчә, WADA оешмасы Вәлиева эше буенча тикшерү нәтиҗәләре 4 ноябрьгә кадәр тапшырылмаган очракта Спорт арбитраж судына мөрәҗәгать итәчәге турында планнарын Россиянең допингка каршы агентлыгына (РУСАДА) җиткергән.

2022 елда Пекинда узган Олимпия уеннарында Камилә Вәлиева илкүләм команда составында команда турнирында җиңүче булды. Шуннан соң ук фигуралы шуучының 2021 елның 25 декабрендәге допинг-үрнәге триметазидинга уңай нәтиҗә бирүе билгеле булды.

Спорт арбитраж суды Вәлиеваны Уеннарның шәхси турнирында катнашуга кертте, анда ул дүртенче урынны алды. Халыкара олимпия комитеты команда турниры призерларын Вәлиеваның эшен тикшерү тәмамланганчы бүләкләү тантанасын кичектерде.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт фигуралы шуу