Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Камияр Байтемиров: Бездәге ярминкә мәйданнарыннан башка төбәкләр көнләшә

Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе рәисе фермер хуҗалыкларын ярминкәдә актив катнашырга өндәде. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/28/196033/

Татарстанда оештырылган ярминкә мәйданнарына Россиянең башка төбәкләре көнләшеп карый. Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров шул хакта әйтте.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ассоциация советы һәм президиумының киңәйтелгән утырышы бара. Аның эшендә Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнаша.

Камияр Байтемиров докладында шәхси хуҗалыкларның, КФХларның ярминкәләрдә эшенә тукталды. "Чатыр мәйданчыклары махсус безнең өчен оештырылган. Фермер хуҗалыкларын ярминкәләрдә актив катнашырга өндим. Башка төбәкләрдән күп кенә фермерлар безнең республикадан көнләшә. Җиде ярминк мәйданы продукция сатуда мөһим этәргеч", - ди ул.

Байтемиров фикеренчә, ярминкәләрдә шимбә-якшәмбе генә түгел, бәлки, атна буе сатарга кирәктер. 

 

 

 

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/28/196033/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев