Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Канадада татар җәмәгать эшлеклесе Батухан Азимов вафат

Соңгы елларда Канаданың Торонто шәһәрендә яшәгән татар җәмәгать эшлеклесе, активист Батухан Азимов 91 яшендә вафат булган. Ул Канадага кадәр яшәгән Чаллыга алып кайтып җирләнәчәк. Батухан Азимовның вафаты турында Канадада Онтарио төбәгенең "Берлек" татар оешмасы җитәкчесе Мирсылу Арсланова хәбәр итте. Батухан Азимов 1926 елда Казакъстанның Шымкент (Чимкент) каласында туа. Аның әти-әнисе...

Соңгы елларда Канаданың Торонто шәһәрендә яшәгән татар җәмәгать эшлеклесе, активист Батухан Азимов 91 яшендә вафат булган. Ул Канадага кадәр яшәгән Чаллыга алып кайтып җирләнәчәк.

Батухан Азимовның вафаты турында Канадада Онтарио төбәгенең "Берлек" татар оешмасы җитәкчесе Мирсылу Арсланова хәбәр итте.

Батухан Азимов 1926 елда Казакъстанның Шымкент (Чимкент) каласында туа. Аның әти-әнисе Идел буендагы 1921 елгы ачлыктан котылу өчен шушы якларга барып чыга. 1934 елда Азимовлар кабат Казанга кайта. Батухан алты сыйныфны тәмамлагач һөнәр училищесына укырга керә. Шул елны сугыш башлана. Үзе әйтүенчә, советлар агитациясенә бирелеп, малайлык җүләрлеге белән фронтка китә.

1950 елда аны советларга каршы эшчәнлектә гаепләп кулга алалар, 25 елга төрмәгә озаталар. Сталин үлгәч тә Мордовия, Омски якларындагы төрмәләрдә өч ел утыра, ә җәмгысе алты ел рәшәткә артында була.

Азимовны Борис Ельцин заманнарында гына аклыйлар, сугыш бүләкләре булган медальләрен кире кайтаралар. Ул 1995 елга кадәр Чаллыда яши, аннан тормыш иптәше Наҗия ханым белән Канаданың Торонто каласына күченә.

Батухан Азимов 90нчы еллар башында Чаллы татар милли хәрәкәте уздырган чараларның үзәгендә булды. Торонтога күчкәч тә, андагы татарлар тормышында кайнап яшәде.

Ул татарлар өчен латин хәрефләрен куллануда үз юнәлешен тәкъдим итте. 2000 елда Татарстан хөкүмәте кабул иткән карар белән латин графикасына нигезләнгән татар алфавиты 34 хәрефтән торса, Батухан әфәнде 28 хәрефле әлифба тәкъдим иткән иде. Ләкин Русия Дәүләт Думасы карары нигезендә Татарстанга латин имласын кертү тыелды.

https://www.azatliq.org/a/29103403.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев