Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кански шәһәрендә Явыз Иванга "альтернатив" һәйкәл куелган

Явыз Иванның гамәлләрен искә төшереп торсын дип очына "кан" буялган казыкны җирле рәссам Владислав Гультяев урнаштырган. Красноярски краендагы Кански шәһәрендә җирле рәссам Явыз Иванга җирдән чыгып торучы "канлы" казык рәвешендә һәйкәл куйган. Владислав Гультяев үзенең Вконтакте сәхифәсендә әлеге казык "болай гына, рәхәт кичерер өчен генә үтерүләр" вакытын искә төшереп һәм...

Явыз Иванның гамәлләрен искә төшереп торсын дип очына "кан" буялган казыкны җирле рәссам Владислав Гультяев урнаштырган.

Красноярски краендагы Кански шәһәрендә җирле рәссам Явыз Иванга җирдән чыгып торучы "канлы" казык рәвешендә һәйкәл куйган.

Владислав Гультяев үзенең Вконтакте сәхифәсендә әлеге казык "болай гына, рәхәт кичерер өчен генә үтерүләр" вакытын искә төшереп һәм ул вакытларның бик еракта булмавын аңлатып торсын өчен куелды дип яза.

Шулай ук ул Явыз Иван һәм Сталин кебек тарихи шәхесләргә һәйкәлләр куюны репрессияләрне һәм җәзаларны дәшми-тынмый гына хуплауның бер төре дип атый.

Күптән түгел "Иван IVнең Русия тарихындагы роле" дип аталган "түгәрәк өстәл" сөйләшүе вакытында Явыз Иванга һәйкәлне Мәскәүдә, Казанда һәм Коломна шәһәрендә куярга кирәк дигән тәкъдим белән чыкканнар иде.

Казандагы Хәтер көне алдыннан Орел шәһәрендә Явыз Иванга тантаналы шартларда һәйкәл ачылды. Кайбер җәмәгать эшлеклеләре, тарихчылар әлеге гамәлне гаепләп чыгуга карамастан, Явыз Иванга Орелда һәйкәл барыбер куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев