Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Капка» – һәр татар карарга тиешле драма

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры коллективы тамашачыларга вәгъдә ителгән икенче премьерасын тәкъдим итте.

Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы буенча «Капка» спектаклен сәхнәгә театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов куйды. Баш роль Касыймны Рәзил Фәхретдинов башкарды. Рәссам Ләйсән Хөсәенова, композитор Эмиль Әмиров һәм барлык артистларның үз рольләрен искиткеч оста башкаруы нәтиҗәсендә уйландырырлык, тетрәндерерлек спектакль туды. 
Әсәрнең төп герое Касыйм үзенең уйланмаган адымнары: әнисе белән талашуы, урлап кайткан кызының вафат булуы аркасында авылдан чыгып китәргә мәҗбүр була һәм гомере буе Камчаткада яши. Хатыны Екатерина һәм улы Володя аның туган ягына, туган теленә битараф. Хатыны Катеринаны дуңгыз салосы гына кызыксындыра. Аның исә сарык ите ашыйсы килә. 
Аны туган ягы, туганнары белән әнисенең хатлары гына бәйләп тора. Көннәрдән бер көнне газиз әнисе дә вафат була. 
Вакыйгалар ике: үткән һәм хәзерге заманда бара. Касыйм гомере буена туган ягын, әнисен, туганнарын, милли җырларны сагынып яши. Драмадагы икенчел геройлар битлектән. Тормышта да кайбер кешеләрнең йөзе истә кала, икенчеләренеке хәтердән югала. Монда да шулай. Поездагы юлдашлар да, авыл кешеләре дә әкренләп онытыла. 
Спектакльдә декорация дә, рәссам Ләйсән Хөсәенова хезмәте дә уңышлы. Алар артистларның халәтенә, борчуларына тәңгәл килә. Күпфункцияле конструкцияләр Камчаткадагы тауларны да, туган як агачларын да хәтерләтә. Алар арасындагы баскыч туган йорттан һәм кирегә үтелгән гыйбрәтле тормыш юлы. Туган авыл, диңгез, соры күк йөзе кадрлары һәм Эмиль Әмиров сайлаган музыкаль композицияләр хисләрне тагын да көчәйтә. 
– «Пьесада туган тел һәм туган ил темасы ана образы аша сурәтләнә. Мин Касыймны фаҗигале персонаж итеп күз алдында тоттым. Финалда аның язмышы билгесез булып кала. Ләкин мин аны үтердем, чөнки безгә андый герой кирәкми, ул бу дөньяга кирәк түгел дип санадым», –  ди режиссер Олег Кинҗәгулов.
Минемчә, «Капка» – бер сулышта карала торган драма. Аны өлкәннәр дә, мәктәп укучылары да яратып карады. Залда телефонга карап утырган бер тамашачыны да күрмәдем.  Бу – татар милләтенең һәм туган телебезнең язмышын чагылдыручы драма. Аны үзен татар дип санаган һәр кеше карарга тиеш дип уйлыйм. «Капка» драмасын коллектив республика һәм Казан тамашачысына да күрсәтергә җыена. Бу спектакль театр фестивальләрендә дә лаеклы бәясен алыр дип ышанасы килә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр мәдәният