Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кар быел явачакмы?

Кар быел кайчан явар икән? Күп шәһәрдәшләребезне шул борчый башлаган. Иртән караңгы, кич эштән кайтканда тагы караңгы. Кар яктысы булса күңелләр күтәренеке булыр иде, диләр кешеләр. Кемнеңдер инде чаңгыда шуасы килә, кемдер боз өстенә тимераякта элдерәсе . Кар яавып бозлавыклар булмауга машина йөртүчеләр генә сөенә икән. Чаллыда җир өстен кайчан...

Кар быел кайчан явар икән? Күп шәһәрдәшләребезне шул борчый башлаган. Иртән караңгы, кич эштән кайтканда тагы караңгы. Кар яктысы булса күңелләр күтәренеке булыр иде, диләр кешеләр. Кемнеңдер инде чаңгыда шуасы килә, кемдер боз өстенә тимераякта элдерәсе . Кар яавып бозлавыклар булмауга машина йөртүчеләр генә сөенә икән. Чаллыда җир өстен кайчан кар каплар соң?

Һава торышын билгеләүчеләр һәм күзәтүчеләр һава температурасының көнән-көн түбәнәя баруын әйтәләр. Бүген төнлә ул -4 градустан-9 га кадәр төшәчәк.Көндезләрен инде -5 градус салкынлык көтелә. Ә кар фаразлар буенча якшәмде 3 декабрь көнне ява башлаячак һәм алдагы атна буе дәвам итәчәк. Әзерләнегез, кыш җитте!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев