Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Кара” бәхет

Агымдагы елның беренче кварталында түләнмәгән кредитлар 2 проценттан 17,6 процентка кадәр арткан. Кредит карталары өлкәсендә - 15,8, автокредитларда - 11 процент үз вакытында түләнмәгән.

Үзәк банк мәгълүматларына караганда, банкларга түләнмәгән кредит суммасы 1 февральдә 2,205 трлн. сум тәшкил иткән. Фаразларга караганда, ел азагына ул тагын 900 млрд. сумга кадәр артырга мөмкин. Кешеләр икътисади кризис һәм яшәү сыйфаты төшү аркасында алган кредитларын түли алмыйлар. Соңгы ике айда гына 185 млрд. сум акча кире кайтарылмаган. Киләчәктә бу сумма артачак кына, диләр банкирлар. Шуның аркасында кайбер банклар банкротка чыгачак.

Гади халык җимгә каба

Элекке вакытны хәтерлим. Нәрсәдер алырга уйласалар, эш хакы алган саен саклык кенәгәсенә акча салып баралар иде. 2000 нче еллар исә безгә Көнбатышча яшәү модасын алып килде: теләгән яисә кирәк булган әйбереңне акча җыеп тормый гына, тиз арада алу мөмкинлеге туды. Кеше кибеттә үзенә ошаган әйберне сайлый да, анкета тутырып, заявка бирә, ярты сәгатьтән инде бер тиен дә акчасын түләмичә генә товарын тотып өенә кайтып китә.

Күпләр бу яңалыкны сөенеп каршы алды. Әмма кешеләр чама хисен югалтып, берьюлы берничә кредит ала башлады. Кесәсендә акчасы булмаганнар да 100әр меңгә чәшке туннар, яртышар миллионга машиналар ала, кредитка диңгез буйларына ял итәргә йөри. Әмма әҗәткә алынган акчаны кире кайтарырга да кирәк бит.

Тикшеренүләр шуны күрсәтә: соңгы бер-ике ел эчендә акча җыючылар әз генә булса да арткан. Барыбер Русия халкының 57 процентының җыелган акчасы юк. Халык акча җыюга караганда әҗәткә керүне хуп күрә.

Күптән түгел кредитларын түли алмаучыларны суд аша банкрот итеп тану турында закон кабул итәргә җыенулары турында сөйли башладылар. Бу законга ярашлы, кешенең банкларга бурычы 500 мең сумнан артык булса һәм ул аны түли алмаса, судка үзен банкрот итеп тануларын сорап мөрәҗәгать итә ала. Әмма монда һәр закондагы кебек үз су асты ташлары булуы ихтимал. Кешене банкрот итеп танысалар, аның барлык мөлкәтенә опись үткәрәләр. Шулай да кешенең бердәнбер торагын, киемнәрен, ризыгын, 30 мең сумнан ким торган техникасын тартып ала алмыйлар.

Бер карасаң, банклар биргән кредитларын ничек юллап алырга белми, икенче карасаң, үзләре үк сине кредит алырга кыстый башлый.

Күптән түгел минем дә кесә телефоныма бер-бер артлы ике хәбәр килеп төште. Егылыплар китә яздым, 1 500 000 кредит алыгыз, поручительләр дә кирәк түгел, дигәннәр. Әһә, мин әйтәм, болар мине беләләр, мин боларның ышанычлы клиенты икән. Чөнки гади кешегә аның кадәр акчаны җиңел генә кем бирәм дип торсын. Дөрестән дә, кайсыдыр елларда әлеге банктан кредит алгалаган идем шул... Аллага шөкер, вакытында түләп бардым. Телефоныма килгән икенче хәбәр дә кредит белән бәйле иде. 12 процент белән кызыктырып 500 мең сум ал дип ялына...

Банкларның адым саен кредит тәкъдим итеп торулары, әҗәткә бирүне җиңелләштерүләре бүген гадәти хәлгә әйләнде. Телевизорда да шул, радиода да шул, хәтта урамдагы баганаларда да шул - кредит тәкъдим итүче рекламалар. Күп кеше мондый кызыктыргыч җимгә бик тиз каба. Җиңел генә кулга килеп кергән акча кешедә бер минутлык бәхет эйфориясе тудыра. Акчасын туздырып бетергәч кенә ул үзенең нинди тозакка килеп капканын аңлый башлый. Бурычын түләү өчен икенче банктан тагын кредит ала, анысын түләү өчен өченчесенә йөгерә... Аннан качып йөри башлый. Ләкин банк дигән монстрның капшавычлары бурычлы кешене җир читеннән дә эзләп таба. Нәтиҗәдә, әле генә бәхет бишегендә тирбәлгән әҗәт колы бөтен булган малыннан колак кага. Мондый кешеләр белән ил тулган.

Банклар ник
кредит тарата?

Ни өчен бүген банклар сорап килмәгән кешене дә кредит алырга "котырта"? Ни өчен укытучының, журналистның кечкенә генә акчасына да курыкмыйча шуның кадәр зур суммада әҗәткә акча бирергә әзер торалар? Чөнки аларга мөмкин кадәр күбрәк кешене кредитка тартып кертергә кирәк. Банк шул әҗәткә бирү хисабына яши. Дөресрәге, процент хисабына. Кредит тәгәрмәче әйләнүдән туктаса, банклар банкротлыкка чыгачак. Җан тәслим кылмас өчен банк кредит алучылар санын мөмкин кадәр киметмәскә тырыша. Әмма аның кимеми калуы мөмкин түгел. Чөнки кредит алырга сәләтле катлам бүген болай да тоташ кредитта утыра. Күбесе хәтта берничә банкта. Кайберләре әҗәтләрен көч-хәл белән түләп бара, беришләре бөтенләй түли алмаслык хәлдә. Интернетта ярты сәгать утырсаң, кредитын түли алмаган кешеләр турында чәчләрең үрә торырлык хәбәрләр укып була. Менә шулай ил белән әҗәткә баткан мәлдә, банклар үзләре исән калу өчен халыкны кулларыннан өстерәп диярлек банкка тартып китерәләр.

Әлегә Хөкүмәт мәсьәләне җайлап, ярдәм күрсәтеп килә... Күтәрелеп карасам, телевизорда реклама бара. Искиткеч матур реклама. Фәлән банк бик тә уңайлы шартларда кредит өләшә... Алмас җиреңнән алырсың, валлаһи...

Нәтиҗә урынына

Безнең тормышка үзеннән-үзе кредит алып яшәү рәвеше килеп керде. Чөнки яшьләргә машина 20-30 елдан соң түгел, бүген кирәк. Торак турында әйтеп тә тормыйм. Элек шәһәр җирендә эшләгән урыныңнан торак алып булса, хәзер үзеңә генә ышанырга кала. Өйле булу мөмкинлеген бүген яшьләргә кредит алу системасы гына бирә ала. Бүген бөтен дөнья кредитка яши. Әмма бездә кредит системасын камил дип әйтеп булмый. Чит илдә ул яхшырак эшли. Яшь кешеләр анда кредитка белем ала ала. Укып бетеп эшкә урнашкач ул кредитын түләп бетә дә фатир, машина алып җибәрә.

Совет чорында акча үз кыйммәтен югалтмый иде. Инфляция дә булмады. Бүген елына 15-20 процент инфляция булганда, эш хакын җыеп барудан файда юк. Хәтта зыяны күбрәк. Фатир хакын куып җитеп буламы? Шуңа, телисеңме-юкмы, кредит алырга мәҗбүр буласың инде. Әмма чама хисен югалтмаска кирәк. Юрганыңа карап аягыңны суз, дигән халкыбыз. Юкка әйтмәгәннәр алар аны. Кредит алганда бер куанасың, әмма соңрак тирләп-пешеп йөгерәсең инде...

Бүгенге көндә Россиядә 815 банк эшли, 500ләбе кредит бюросына клиентларының түләү тарихларын бирә. Алар архивында 59,7 млн заемщикның 170 млн кредит тарихы саклана. Шуның 72,6 млн сумын әлеге вакытта 39 млн кеше түли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев