Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Кара диңгезгә ял итәргә бармыйлар

Бу хакта профсоюз лидеры хәбәр итте.

 Быел җәйге каникул вакытында «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятендә эшләүчеләрнең балалары Кара диңгездә ял итмиләр. Бу хакта «КАМАЗ» ГАҖ профсоюз комитеты җитәкчесе Илдар Шамилов хәбәр итте. 

«Бу экологик катастрофа белән бәйле. 2024 елда профсоюз юлламасы белән 154 бала ял итте.  Декабрь аендагы экологик  авария нәтиҗәсендә су пычранды. Шуңа күрә быел килешү төземибез»,  – диде ул.  

Исегезгә төшерәбез, узган елның декабрендә Кара диңгездә 9,2 тонна мазут төялгән ике танкер баткан иде. Нәтиҗәдә ягулыкның бер өлеше диңгезгә акты. Чистарту эшләре алып барылуга карамастан, 3,7 тоннага ягылык ягулык судноларда калган. Аеруча диңгезнең Краснодар өлешен күп пычранган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби диңгез флоты көне бала ана капиталы Ял турист