Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Караоке battle”да – безнекеләр

"Татарстан-Яңа гасыр" каналында байтак еллар барган "Җырлыйк әле"гә алмашка "Караоке battle" музыкаль тапшыруы килде. Алга таба ничек булыр, әмма әлегә Тинчурин театры артисты, "Болгар" радиосы дикторы Рөстәм Гайзуллин алып барган бу яңа тапшыру кызыклы гына. Сүз җаеннан әйтергә кирәк, Рөстәм "Ак чәчәкләр" фильмында Юматшаны уйнады. "Караоке battle"ның үткән тапшыруында Чаллы...

"Татарстан-Яңа гасыр" каналында байтак еллар барган "Җырлыйк әле"гә алмашка "Караоке battle" музыкаль тапшыруы килде. Алга таба ничек булыр, әмма әлегә Тинчурин театры артисты, "Болгар" радиосы дикторы Рөстәм Гайзуллин алып барган бу яңа тапшыру кызыклы гына. Сүз җаеннан әйтергә кирәк, Рөстәм "Ак чәчәкләр" фильмында Юматшаны уйнады.

"Караоке battle"ның үткән тапшыруында Чаллы җырчысы Ришат Шәйхетдинов Казаннан Ризат Рамазанов белән көч сынашты. Бәйгедә һәр икесенең дә хәләл җефетләре дә баллар җыешты. Ришат татарча караокеда "Әйтмә син авыр сүз" җырын бик матур итеп башкарып, көндәшен артта калдырды. Русча да шәп җырлый икән, ул "А я милого узнаю по походке"ны җырлаганда егетләр дәртләнеп китеп, студиядә "шайтан туе" ясадылар.

Айгөл дә Ришатына 15 балл җыйды.

Өченче турдагы сынау-биремнәрне дә Ришат үзгә бер җитезлек белән башкарып чыкты, җырын да өзмәде. Тапшыру башланганнан бирле, биремнәрне тулысынча үтәгән кеше юк иде әле.

Дүртенче турда җырчылар хәләл җефетләре белән көндәшләре репертуарындагы җырны башкарырга тиеш иделәр. Шәйхетдиновлар "Бул үземә генә" җырын Рамазановлар дуэтыннан уңышлырак башкардылар.

Нәтиҗәдә, көндәшеннән 14 балл күбрәк җыеп, 319 балл белән Ришат Шәйхетдинов җиңүче булды.

Өметле җырчыларыбыз Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновларга алда да гел уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев