Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кариевлылар - Чаллы шәһәрендә

18-20 сентябрь көннәрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Яр Чаллы шәһәренә өч иң үзенчәлекле спектакльләрен алып килә.

Гастрольләр өч көн дәвамында Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры бинасында узачак. 

18 сентябрь 19:00 сәгатьтә Яр Чаллы тамашачылары “Тапшырыл...ган хатлар” исемле спектакльне карый алачак. Татар әдәбиятының иң популяр әсәрләренең берсе Илгиз Зәйниев куелышында яңа сулыш алды. Сәхнәдә вакыйгаларның өч Галия тарафыннан бәян ителүе дә спектакльне бөтенләй башка күзлектән карарга мөмкинлек бирә.

19 сентябрь көнне 19:00 сәгатьтә “Ләйлә вә Мәҗнүн” мелодрамасы күрсәтеләчәк. Хәзерге заман Ләйлә вә Мәҗнүне нинди ул? Классик сюжетка бүгенге Булат һәм Ләйлә тарихы үрелә. Авторы - Низами Ганҗәви; инсценировка - Юлия Тупикина. Луиза Янсуар тәрҗемәсендә. Режиссеры - Ренат Әюпов.

Гастрольләр 20 сентябрь 19:00 сәгатьтә Ренат Әюпов сәхнәләштергән “Супер кияү” комедиясе белән тәмамланачак. Ул Туфан Миңнуллинның «Алты кызга – бер кияү» исемле моңсу комедиясенә нигезләнгән. Кариев театрына нигез салучы легендар актер, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин - алты кызны үзенә каратып торучы Рәхмәтулла образында.

Бу көннәрдә шулай ук Яр Чаллы шәһәре Тукай муниципаль районы Иске Абдул һәм Новотроицк мәдәният йортларында балалар өчен “Кәҗүл читек” спектакле күрсәтеләчәк. Режиссеры - Ренат Әюпов.

Әлеге спектакльне 19 сентябрь 12:00 сәгатьтә Новотроицк мәдәният йортында, ә 20 сентябрь 12:00 сәгатьтә Иске Абдул мәдәният йортында карап булачак.

Гаяз Исхакыйның классик әсәренә нигезләнгән һәм тамашачылар яратып өлгергән спектакльдә төп рольне (Әхмәдулла) башкаручы Ләйсән Закирова «Дебют» номинациясендә «Тантана» милли театраль премиясенә лаек булды.

1996 елдан Әюпов Ренат Мирзахәсән улы – Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының баш режиссеры. Биредә ул алты сезон дәвамында эшли. Шул вакыт эчендә Яр Чаллы театрын яңа профессиональ биеклеккә күтәрә һәм үзе дә шушы елларда перспективалы, тирән фикерле режиссер булып таныла, талантлы труппа туплап, төрле жанрдагы спектакльләре булган көчле репертуар әзерли: “Сүнгән йолдызлар” (К. Тинчурин), “Йосыф кыйссасы” (Кол Гали), “Галиябану” (М. Фәйзи), “Кәләпүшче кыз” (Г. Исхакый), “Дон Жуан Балчыклыда” (М. Гыйләҗев), “Мияубәк һәм Чичиетта” (Ф. Галиев) һәм “Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз” (И. Юзеев).

Татарстан Республикасының Халык артисты Камалиев Илфат 1996 елда Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында эшли башлый. Шунда эшләгән дәвердә Мәскәүдә Щукин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый. 2017 елда режиссер буларак, З.Кадыйрова әсәре буенча “Сагынырсың, мин булмам” спектаклен сәхнәгә куя.

Низамиева Лилия  һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Низамиев Илнар 1997-2001 елларда Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында эшлиләр.

 

http://nabchelny.ru/news/37550

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев