Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кариевлылар - Чаллы шәһәрендә

18-20 сентябрь көннәрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Яр Чаллы шәһәренә өч иң үзенчәлекле спектакльләрен алып килә.

18-20 сентябрь көннәрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Яр Чаллы шәһәренә өч иң үзенчәлекле спектакльләрен алып килә. Гастрольләр өч көн дәвамында Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры бинасында узачак. 

18 сентябрь 19:00 сәгатьтә Яр Чаллы тамашачылары “Тапшырылган хатлар” исемле спектакльне карый алачак. Татар әдәбиятының иң популяр әсәрләренең берсе Илгиз Зәйниев куелышында яңа сулыш алды. 

19 сентябрь көнне 19:00 сәгатьтә “Ләйлә вә Мәҗнүн” мелодрамасы күрсәтеләчәк. Хәзерге заман Ләйлә вә Мәҗнүне нинди ул? Классик сюжетка бүгенге Булат һәм Ләйлә тарихы үрелә. 

Гастрольләр 20 сентябрь көнне 19:00 сәгатьтә Ренат Әюпов сәхнәләштергән “Супер кияү” комедиясе белән тәмамланачак. Ул Туфан Миңнуллин комедиясенә нигезләнеп эшләнгән. 

Бу көннәрдә шулай ук Яр Чаллы шәһәре Тукай муниципаль районы Иске Абдул һәм Новотроицк мәдәният йортларында балалар өчен “Кәҗүл читек” спектакле күрсәтеләчәк. Режиссеры - Ренат Әюпов.

Әлеге спектакльне 19 сентябрь 12:00 сәгатьтә Новотроицк мәдәният йортында, ә 20 сентябрь 12:00 сәгатьтә Иске Абдул мәдәният йортында карап булачак.

Гаяз Исхакыйның классик әсәренә нигезләнгән һәм тамашачылар яратып өлгергән спектакльдә төп рольне (Әхмәдулла) башкаручы Ләйсән Закирова «Дебют» номинациясендә «Тантана» милли театраль премиясенә лаек булды.

 

 

http://nabchelny.ru/news/37550

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев