Яңалыклар тасмасы

Карны ике тәүлек эчендә чистартыгыз!

«Бәхетсезлек килеп чыкканын көтмәгез», – диде мэр.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев хакимияттә узган киңәшмәдә соңгы вакытларда республиканың кайбер район, шәһәрләрендә түбәдән кар төшү аркасында килеп чыккан бәхетсезлек очраклары турында сөйләде. 

– Түбәдән кар төшеп бер районда 9нчы сыйныф укучысы, икенче шәһәрдә 5 айлык бала, өченче җирдә кибеттән чыгып баручы зыян күрде. Мондый очраклар буенча 2024 елның 3 аенда республикада 9 җинаять эше кузгатылган. Гаепле кешеләргә 7 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен йортларның авыш түбәләрен, балконнарны, подьезд козырекларын, шулай ук  300дән артык муниципаль учреждение биналары түбәсен 1-2 тәүлек эчендә  кардан һәм боз сеңгеләреннән чистартырга кирәк, – диде ул. 

Мэр бу эшне башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуевка шәхси контрольгә алырга кушты. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


фаҗига боз түбә бала коляска кар шуып төшү

Нет комментариев