Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Картадан акча күчерүгә кагылышлы яңа кагыйдә гамәлгә керә

«Үзгәреш акча күчерү лимитына кагыла», - ди белгечләр.

Озакламый акчаны бер картадан икенчесенә күчерүнең яңа кагыйдәсе гамәлгә кертеләчәк. Яңалык Россия Хөкүмәтендә хупланган да инде. Үзгәреш акча күчерү лимитына кагыла.

Белгечләр әйтүенчә, биредә сүз кешенең акчаны үз карталары арасында күчерүе турында бара.
Бездә кайберәүләр хезмәт хакын бер картадан ала, ә икенчесеннән файдалана. Нәкъ менә шуңа күрә аларга акчаны бер картадан икенчесенә күчерергә туры килә. Шул ук вакытта акча күчерүгә билгеле бер лимит билгеләнгән. Телефон номеры аша комиссиясез генә 100 000 мең сумга кадәр акча күчерергә мөмкин, дип яза https://vatantat.ru

Менә хәзер яңа кагыйдә гамәлгә кертелеп, акчаны бер картадан икенчесенә бушлай күчерү лимиты артып, банк кертеме буенча иминият суммасына тигез булачак. Бу – 1,4 миллион сум дигән сүз. Шулай итеп, бер ай эчендә үз счетларыбыз арасында шундый күләмдә акча күчереп булачак. Яңалык бары тик физик затларга гына кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча