Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Картиналар галереясында «Живописный Дербент» күргәзмәсе ачылды

17 июль көнне Чаллы картиналар галереясенең кече залында Дагыстан социалистик автоном республикасы оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү билгесе астында уза торган Дербент дәүләт тарих-архитектура һәм археологик музей-тыюлыгының «Живописный Дербент» күргәзмәсе ачылды.

Дербент рәссамнарының җыелган киндерләре шәһәр халкының тормышын һәм көнкүрешен, шәһәрнең архитектура һәйкәлләрен һәм аның урамнарын, матур пейзажларны ачык чагылдыра. Күргәзмәдә мастит рәссамнарның да, яшь кул осталарының да эшләре тәкъдим ителгән: сынлы сәнгать, графика, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләренең 60тан артыгы монда күрсәтелгән.
Күргәзмәне ачуда сәламләү сүзе белән Дербент музей-тыюлыгының экспозиция-күргәзмә бүлеге мөдире Ренат Селимов һәм рәссам Мелик Агалабаев чыгыш ясады. Дени Абрамашвили һәм Кристина Черкесованың: «Парная лезгинка», «Танец с кинжалами» һәм кавказ көйләренең матур һәм дәртле чыгышлары кунаклар өчен аерым бер бүләк булды. Чара ахырында Чаллы картиналар галереясы фонды М.Агабалаевның "Дербент урамында" матур картинасы белән таныштырды.

 

Фото: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күргәзмә