Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Картиналарда – халкым язмышы

15 февральдә патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 110 ел тула. Әлеге уңайдан картиналар галереясы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы дәүләт сәнгать музее һәм галерея фондында саклана торган картиналардан торган күргәзмә оештырганнар. Күргәзмәгә герой шагыйрь Муса Җәлил һәм Бөек Ватан сугышында халкыбыз батырлыгына багышланган 31 картина куелган....

15 февральдә патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 110 ел тула. Әлеге уңайдан картиналар галереясы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы дәүләт сәнгать музее һәм галерея фондында саклана торган картиналардан торган күргәзмә оештырганнар. Күргәзмәгә герой шагыйрь Муса Җәлил һәм Бөек Ватан сугышында халкыбыз батырлыгына багышланган 31 картина куелган.

"Муса Җәлил образы сәнгатьтә мөһим урын алып тора. Рәссамнар бу шәхескә 1956 елда, шагыйрь реабилитацияләнгәннән соң аеруча еш мөрәҗәгать итә башлаганнар. Алар фашизмга каршы көрәштә җиңүнең әһәмиятен тирәнрәк ачып, аны яшь буынга җиткерү максатыннан, җәлилчеләрне, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын, тыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәтен сурәтләгәннәр. Рәссамнар - сугыш ветераннары Ю.Ананьев, И.Сочнев, В.Самарцевлар рәсемнәрендә сугыш һәм тынычлык, солдат тормышы чагылыш таба", - ди картиналар галереясының фондларны саклау бүлеге мөдире Әлфия Гарипова. Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышлап ясалган "Хат ташучы" (Р.Мөхәммәтдинов), "Кайту" (М.Хаҗиев) картиналары шундыйлардан.

Күргәзмә экспозициясенә куелган картиналарның күпчелеге Җәлилгә багышланган. Аларны карагач, җәлилчеләрнең батырлыгы һәм фаҗигале үлеме күз алдына килә. Мәсәлән, Ә.Вәлиәхмәтовның "Герой шагыйрь Муса Җәлил" картинасында шагыйрьнең фаҗига алдындагы халәте сурәтләнә. Муса сугышта һөҗүмгә барганда корал тоткан кебек, кулына кәгазь йомарлап кыскан. Ф.Әминовның "Хөкем алдыннан" картинасы да моңа аваздаш.

Валерий Скобеевның "Муса Җәлилнең лирик портреты" әсәре шагыйрьнең тормыш юлын чагылдыра кебек. Аның кулында 4 яшьлек кызы Чулпан, аны "Алтынчәч" поэмасын язарга рухландырган Болгар архитектурасы, 6 манаралы Кремле...

Күргәзмәдә тыл хезмәтчәннәре фидакарьлеген, җиңүгә үз өлешләрен керткән шәхесләрнең рәсемнәре дә урын алган. И.Сочнев, мәсәлән, картиналар галереясында озак еллар директор булып эшләгән Гөлсабира Хәкимованың портретын ясаган. Бу картинаның Җәлилгә багышланган күргәзмәгә куелуы юкка түгел. Чөнки Гөлсабира Мәхмүт кызы шагыйрьне Минзәләдән фронтка озатып җибәрә. Муса Җәлил белән бергә фронтка китүчеләрнең шинельләрен кыскартып, аларны киендереп, изге теләкләр теләп кала.

Әлеге күргәзмә җиңүнең бәясен, бүгенге тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтә. Шөкер, герой шагыйрь Муса Җәлил исеме халык күңелендә яши. Россиянең һәм Татарстанның күп шәһәрләрендә аның исемендәге урамнар бар. Җәлил поселогы нефтьчеләр хезмәте белән данлыклы. Җәлилнең исеме Антарктиданың иң бөек ноктасына, лайнерга бирелгән. Чаллыда Муса Җәлил проспекты бар. 1985 елда скульптор Л.Зимина, архитекторлар Г.Иванов, Е.Быковскаяның тырышлыгы белән шагыйрьгә һәйкәл куелды. Җәлил исемен мәңгеләштерүдә картиналар галереясының да роле зур. "Киләчәктә дә мондый күргәзмәләр уздырылачак. Кызганычка каршы, рәссамнар олыгая, аларның күбесе халык белән очрашуларга килә алмый. Шунлыктан, скайп аша очрашулар оештырырга уйлыйбыз", - ди Әлфия Гарипова.

Җәлилгә багышланган күргәзмә 15 февральгә кадәр дәвам итә. Күрми калмагыз, дуслар!

Зөлфия ИСЛӘЙЛЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев