Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“ Кавказда бии белмәгән егет - егет түгел»

"Бисеринки" Халык бию ансамбле" 2001 нче елда үзенең эшчәнлеген башлап җибәргән. 18 ел дәвамында аның ирешкән уңышлары, үрләре әйтеп, ак кәгазьгә язып кына бетерерлек түгел. Ә мәктәпне җитәкчесеннән башка кем яхшырак белсен? "Бисеренки" ның барлык серләренә төшенергә, аның алыштыргысыз җитәкчесе Лилия Нурмухаметова ярдәм итте. -Лилия Эдуардовна, «Бисеренки» бүген нәрсә белән...

"Бисеринки" Халык бию ансамбле" 2001 нче елда үзенең эшчәнлеген башлап җибәргән. 18 ел дәвамында аның ирешкән уңышлары, үрләре әйтеп, ак кәгазьгә язып кына бетерерлек түгел. Ә мәктәпне җитәкчесеннән башка кем яхшырак белсен? "Бисеренки" ның барлык серләренә төшенергә, аның алыштыргысыз җитәкчесе Лилия Нурмухаметова ярдәм итте.

-Лилия Эдуардовна, «Бисеренки» бүген нәрсә белән янып яши?
Безнең өчен иң мөһим вакыйгаларның берсе булып дәүләт Советының презинтациясенә әзерләнү тора. Әлеге идеяны тормышка ашырырга безгә мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Илшатовна ярдәм итә, хәттә призентациянең "Школа успеха" дигән искиткеч матур исемен дә ул тәкъдим итте. Әлеге проектака без ныклап әзерләнәбез, үзебезнең кечкенә фильмны ясадык, шулай ук, банерлар әзерләдек.
Без күбрәк милли, татар биюләренә игътибарны юнәлтәбез. Ләкин, гел бер төрле юнәлештә генә иҗат итеп булмый. Мәсәлән, безнең һәр елны бик теләп катнаша торган "Созвездие-Йолдызлык" проекты заманча стильдә номерлар күрсәтүне сорый.
Тагын бер шатлыклы яңалыгыбыз бар. Быел «Бисеренки» Казан хореография училищесының эксперементаль мәйданчыгы булу максатына иреште. Төгәлрәк итеп әйткәндә, әлеге хореография уку йортының тәҗрибәле укытучылары, безнең чыгарылыш сыйныф укучыларының чыгышларын карап, үзләренә яхшы биючеләрне барлыячаклар. Без исә, үз чиратыбызда, аларны тиешле программалар буенча әзерлибез.
-Ничек уйлыйсыз, бала ничә яшьтән бию белән шөгыльләнә башларга тиеш?
Безнең шәһәрдә дә, башка шәһәрләрдә дә хәзер бик күп шәхси бию мәктәпләре ачыла. Шунысына шаккатам, күпләр, бернинди дә биюче белеме булмаган килеш, балаларны биергә өйрәтәләр, мәктәпләр ачалар. Күп мәктәпләр балаларны 3 яшьтән чакыра. Әгәр барлык стандартларга туры китереп әйтсәк, бала 10 яшьтән балет белән шөгыльләнә башларга тиеш. Бу вакытта аның гәүдәсе, умыртка баганасы формалаша башлый. Ата-ана баласын бию мәктәбенә алып килгәч тә, "Ә минем бала монда нәрсә белән шөгыльләнәчәк?Нәрсәгә өйрәнәчәк?" дип сорарга тиеш. Күпчелек очракта, әти-әниләр балаларын тәҗрибәсез, вакыт белән сыналмаган, яңа ачылган мәктәпләргә бирәләр. Белмим, бәлки алар моңа вакыт үткәрү өчен генә дип карыйлардыр. Ләкин, ничек булмасын, безнең шәһәрдә хореографиягә карата кызыксыну зур, шунысы сөендерә.
- Бүгенге көндә сездә ничә бала шөгыльләнә?
Бүгенге көндә мәктәп 346 балага белем бирә. Балаларны үзебезнең мәктәпкә 1 сыйныфка кабул итәбез. Ә әзерлекләр 5-6 яшьтән башлана. Чыгарылыш сыйныфы булып 9 сыйныф укучылары санала. Ләкин, үзләренең алдагы тормыш юллары нәкъ менә әлеге юнәлеш белән бәйләргә теләгәннәр 11 сыйныфка да кала.
Укытучыларга килгәндә, аларның саны якынча 30. Биюдән тыш, бездә вокал, фортопиано, хәттә инглиз теле,рәсем сәнгате дәресләре дә бар. Бу беренче чиратта, әти-әниләр балаларын тегендә-монда йөртеп, вакытларын сарыф итмәсен өчен эшләнелә. Ә иң төп юнәлеш, әлбәттә, хореография.
Шунысын да әйтергә кирәк, безнең укучылар арасында да, укып бетереп, үзебезнең "Бисеренки" га эшләргә кайтучылар бар. Без моңа бик сөенәбез.
-18 ел эшләү дәверендә нинди уңышларга ирештегез, Лилия Эдуардовна?
18 ел элек бу бик начар хәлдәге бер бина иде. Бернинди ремонт, уңайлыклар юк. Күз алдыгызга китерәсезме, бер лампочка һәм 1 кв.метр ленолеум бар иде. Башта барысын да үземә эшләргә туры килде, бераз соңрак мәдәният идарәсе, шәһәр мэры ярдәм итте. Өстәвенә, без федераль программага эләктек, аның кысасында мәктәпне яхшы хәлгә китерер өчен безгә 28 млн күләмендә акча бүленеп бирелде. Әледә 10 ел дәвамында барысын да сакларга тырышабыз. Укучыларга да, "Сездән соң да әле укучылар булачак, аларның да матур бинада шөгыльләнәселәре килә, бар нәрсәгә сак карагыз",- дип әйтеп торам.
Ә җиңүләргә килгәндә, алар бездә чынлап та күп. Россиякүләм конкурсларда катнашып алган 25 гран-при, 10 га якын алтын, хәттә чын алтын медальләребез дә бар. Башка илләрдә еш кына чыгышлар ясыйбыз, шәһәрдә бер генә бәйрәм дә бездән башка узмый.

Татарстанда танылган "Созвездие-Йолдызлык" бәйгесендә ел да катнашабыз. Әле менә хәзер шуңа әзерләнү өстендә ныклап эшлибез. Кечкенәләр төркеме Мәскәүдә чыгыш ясарга әзерләнә.
-"Бисеренки" һәрвакыт үзенең зәвыклы костюмнары белән аерылып торды...
Чыннан да, костюмнар турында еш кына уңай фикерләр ишетергә туры килә. Беренче чиратта, әти-әниләр бик нык булышалар. Күз алдыгызга китерәсезме, ательеда бер костюм тектерү кимендә 30 мең сум. Ә безгә бер бию номеры өчен 16 костюм кирәк. Шуңа күрә, безнең үзебезнең тегечү кызлар бар, ә әти-әниләр безгә тукымалар алырга ярдәм итәләр. Сәхнәдә бит һәваркыт матур булырга кирәк, сәхнә зәвыклылыкны ярата.

-Укучыларга карата сездә нинди таләпләр?
Артык кырыс, югары таләпләр куерга тырышмыйбыз, бездә шөгыльләнергә теләгән һәр баланы алырга тырышабыз. Ләкин барысы да бездән генә тормый, мәгариф министрлыгының үзенең таләпләре бар, без аларга буйсынабыз. Әйткәнемчә, сәхнә матурлыкны ярата, мәктәпкә алган вакытта без барыбер дә баланың тышкы кыяфәтенә, гәүдәсенә бераз гына булса да карарга тиеш. Безгә Минтимер Шәриповичның "Иң матур балалар "Бисеренки" да" дип әйткәне дә бар.
Беренче чиратта, безнең мәктәптә, тәрбия өстенлек итә,гомумән, бию бит ул характерны ныгыта, үз өстеңдә эшләргә бер этәргеч булып тора. Бу бигрәк тә егетләргә күбрәк кагыла. Шуңа күрә дә, бию өлкәсенә егетләр дә күбрәк тартылсын иде диясе килә. Чөнки, нинди генә биюгә алынсак та егетләр кирәк, кызлар белән генә тулы зал барыбер икенче төрле күренә инде ул. Мәсәлән, Кавказ илләрендә бии белмәгән егет, егет булып саналмый. Ә бездә менталитет башка, биюче егетләргә бездә бераз башка төрлерәк караш.

Ничек кенә булмасын, биюнең беркемгәдә начар тәэсир иткәне булмады һәм булмаячак та.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Лилия Эдуардовна

Эльвира Гайнетдинова


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев