Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Каһвәне күңелең күпме тели, шуның кадәр эч. Әмма...

XXI гасыр афәте - яман чирне булдырмый калуга ярдәм итәрдәй, фән нигезендә расланган киңәшләрне беләсезме? Шоколад һәм каһвә. Галимнәр әйтүенчә, шоколад күзәнәкләребездәге тискәре үзгәрешләрдән саклаучы антиоксидантлар белән "шыплап" тулган. Югары сыйфатлы шоколадта организм өчен гаять кирәкле бу матдә гадәттә без татлы плиткадан файдалырак дип уйлаган күк җиләк, кура җиләге һәм...

Шулай ук фән каһвәне дә тулысынча "аклаган": монысы да - табигый антиоксидантлар "келәте". Хәзер галимнәрнең бу җәһәттән киңәше болайрак: каһвәне күңелең күпме тели, шуның кадәр эч. Әмма сүз эри торганы түгел, ә бөртеклесе турында бара. Чөнки кайнар суга салып кына ясала торган каһвәне җитештерү процессында файдалы барлык матдәләре юкка чыга. Сүз уңаеннан, кофеинын алганда да антиоксидантларның югалуын искәртеп үтәргә кирәк.

Җиләк-җимеш һәм яшелчә, бигрәк тә өлгергән помидор. Өлгереп җиткән, җете кызыл төстәге "итләч" помидорда ликопин матдәсе күп. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бу матдә җенси биз яман шешеннән саклый. Гомумән, ул организм өчен гаять файдалы. Яшелчә һәм җимешне чи килеш ашау әйбәт, чөнки мондыенда организмнан токсиннар чыгаруга ярдәм итәрдәй клетчатка күбрәк.

Кызганга кызыкмагыз. Тирә-юньгә хуш исен таратып, алсуланып кызган бәрәңге, шашлык - кешене бик зур көч белән яман шеш тарафына этәрүче алар. Мондый ризыкта бензпирен дигән матдә күп. Бу матдә ДНКга үтеп, яңа чылбырларының дөрес барлыкка килүенә, күзәнәкләрнең бүленүенә, мутацияләрне "төзәтеп" җибәрүгә комачаулый.

Тәмәкене ташлагыз. Начар гадәт, ракның төрле төрләре килеп чыгуын тизләтүче сәбәпләр арасында, беренче урында тора. Шуңа күрә галимнәр бертавыштан тәмәке пыскыту гадәтен ташларга куша.

Туйганчы йоклагыз. Белгечләр әйтүенчә, йоклаганда, иммун системасы "борынлап" килүче рак күзәнәкләрен "кимереп", организмны тулысынча тәртипкә китерергә тырыша.

Кан анализы бирегез. Организмда ялкынсынуларга (Са реактив аксым күләмен билгеләү өчен кан анализы) һәм глюкоза микъдарына күз-колак булып торыгыз. Әгәр бу күрсәткечләр нормадан югарырак икән, организмда шешләр пәйда булуга китерердәй процесслар бара, дигән сүз.

Пластиктан һәм кибет чекларыннан сак булыгыз. Пластикта А бисфенолы дигән зарарлы матдә бар. Материалның сыйфаты никадәр түбәнрәк булса, бу матдә пластик савыт эчендәге ризык яки суга шуның кадәр тизрәк үтеп керә.

Моннан тыш кибетләрдә безгә кассирлар сугып бирә торган касса чекларында да (кәгазендә) әлеге А бисфенолының "мыжгып" торуын беләсезме икән? Шуңа күрә, әйтик, Кытайда кассирларга пирчәткә киеп эшләргә киңәш итә башлаганнар. Ә инде безгә - сатып алучыларга галимнәр чекка ничек тә азрак тотынырга һәм аны тотканнан соң кулны юарга киңәш итә.

http://kiziltan.ru сайты материалы буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев