Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кайчан тыныч йоклый башларбыз?

Яки мотоциклчыларның төнге шәһәр урамнарыннан тыз-быз чабуына чик куелырмы?

Бер танышым: “Җәйләрен төнлә урамнарда бигрәк тавыш. Йокларга яту белән мотоцикллар, машиналар үкереп узыша башлый. Тәрәзәне ябар идең, өйдә эссе. Моңардан котылу чарасы юк микән?” – диде.
Бу бер безнең шәһәргә генә кагылышлы мәсьәлә түгел. Екатеринбург мэры, мәсәлән, төнге сәгать 12дән соң мотоциклчыларга шәһәр эчендә хәрәкәт итүне бөтенләй тыярга кирәк, дип саный. Моны тормышка ашыру җиңел булмаячак. Шулай да анда бу тәкъдимне проблеманы хәл итү юлы буларак карый башлаганнар.
— Төнге сәгать 2-3тә дә йоклап булмый, балалар тавышка уяна, олылар чиргә сабыша. ЮХХДИ бу проблема өстендә ныклап уйларга карар итте, – диде чишелеш юлын тәкъдим иткән Евгений Ройзан.
Төнге вакытта тынычлыкны саклау турында закон бар: кичке сәгать 11дән иртәнге 9га кадәр йорт тирәләрендә тавышланырга ярамый, диелә анда. Ләкин закон бар, ә тынычлык юк.
Шәһәр үзәгендә яшәүчеләргә бигрәк тә авыр: берәүләр күңел ача, икенчеләр арып-тала. Мондый вакытта тавышлы урыннарда рейдларны арттыру һәм видеокамераларны күбрәк урнаштыру да чишелеш була алыр иде.
Шулай ук, мотоциклда йөрүчеләр, күңел ачучы яшьләр өчен торак йортлардан ераграк махсус урыннар булдыру проблемадан чыгарга ярдәм итәчәк.
Закон бозучы мотоциклчылар, халыкның һәм ЮХХДИ хезмәткәрләренең генә түгел, ә тыңлаучан байкерларның да ачуын чыгара.
Кыскасы, мәсьәлә нәтиҗәле чишелешен көтә

 

https://kiziltan.ru/budni/13469-kaychan-tynych-yoklyy-bashlarbyz.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев