Шəhри Чаллы

Кайгылы хәбәр: данлыклы баянчы вафат

Аның хакында Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева: "Заманыбызның легендар баянчысы", - дип еш сөйли иде.

"Кызыл таң" газетасыннан күңелсез хәбәр килеп иреште. Легендар баянчы Ридик Фәсхетдинов вафат булган.

Россиянең атказанган, Башкорт АССРның халык артисты, легендар музыкант, Башкортстан филармониясенең мактаулы ветераны Ридик Фәсхетдинов татар-башкорт эстрадасы җырчыларының концертларын үзенең чыгышы белән бизәде. Аның турында Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева: "Заманыбызның легендар баянчысы", - дип еш сөйли иде. Баянчыга 82 яшь иде. Урыны җәннәттә булсын . 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: