Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

КАЙГЫНАМӘ

Татар әдәбияты классигы, фронтовик шагыйрь, Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова 5 ноябрьдә Казанда вафат булды.

 

Башкортстанның Бишбүләк районы администрациясе башлыгы Артур Зарипов Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

«Ләйлә Фатих кызы яшь күңелле, дәртле кеше иде. Әтисе Фатих Вәли улы Кәримовка зур мәхәббәте һәм хөрмәте патриот-шагыйрь истәлеген мәңгеләштерү өчен аңа көч бирде. Ул әтисенең якташлары белән элемтәләрне саклап калды һәм аралашып яшәде», диелә кайгы уртаклашу хатында. Татар әдәбияты классигы, фронтовик шагыйрь, Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова 5 ноябрьдә Казанда вафат булды. 11 ноябрьдә аңа 83 яшь туласы иде. Мәрхүмәне бүген соңгы юлга озаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев