Шəhри Чаллы

Кайнар чәй эчмәгез!

Кытай галимнәре кайнар чәйне алкоголь һәм тәмәке т арту белән бергә куллануның йоткылык яман шеше китереп чыгаруын ачыклаган. Медиклар 9 ел буе 456 мең кешенең сәламәтлек торышын һәм гадәтләрен өйрәнгән. Бу вакыт эчендә 1731 йоткылык рагы ачыкланган. Галимнәр яман чирнең даими рәвештә кайнар чәй һәм көненә 15 граммнан артык алкоголь...

Кытай галимнәре кайнар чәйне алкоголь һәм тәмәке т арту белән бергә куллануның йоткылык яман шеше китереп чыгаруын ачыклаган. Медиклар 9 ел буе 456 мең кешенең сәламәтлек торышын һәм гадәтләрен өйрәнгән. Бу вакыт эчендә 1731 йоткылык рагы ачыкланган.

Галимнәр яман чирнең даими рәвештә кайнар чәй һәм көненә 15 граммнан артык алкоголь кулланган кешеләрдә килеп чыгуын билгеләгән. Кайнар эчемлектән соң тәмәке тартучылар да бу исемлекне тулыландыра. Табиблар халыкны җылымса эчемлекләр кулланырга, яман гадәтләрдән баш тартырга чакыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: