Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кайсы чәй сәламәтлек өчен файдалы? Яшелеме, әллә карасымы?

Төркия диетологы Пакизе Гизем Акгюль сәламәтлек өчен кайсы чәй файдалырак икәнен әйтте.

Төркия диетологы Пакизе Гизем Акгюль  сәламәтлек өчен кайсы чәй файдалырак икәнен әйтте. Белгеч сүзләре буенча, кара чәйдән аермалы буларак, яшел чәй иммунитетны ныгытырга, симерүне кисәтергә, кан басымын һәм кандагы шикәр дәрәҗәсен җайга салырга булыша. Яшел чәй полифенолларга, В1 һәм В2 витаминнарына, теанинга бай һәм аның составында С витамины да күп, ди ул.

Акгюль яшел чәйне 4-5 минут эчендә кайнау дәрәҗәсенә җиткерелгән яисә кайнап чыккан суда пешерергә киңәш итә. Савыт-сабага килгәндә исә, ул пластиктан яисә алюминийдан ясалган булырга тиеш түгел.

Шул ук вакытта диетолог яшел чәйне йөклелектә, шикәр чирендә, йөрәк-кан тамырлары системасы, бөерләр һәм калкансыман биз авыруларында эчү хәвефле икзнен кисәтә.  Сәламәт кешеләргә исә ул аны тәүлегенә 3 чынаяктан артыгын эчмәскә, ди. 

фото: https://www.herbal-care-products.com
Әлфия Шакирҗанова
https://omet-rb.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт

2
X