Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кайсы уку йортлары популяр?

9нчы сыйныфны тәмамлаучылар арасында иң популяр уку йорты Батенчук исемендәге төзелеш көллияте икән. Быел анда 370 укучы укырга керергә планлаштыра.

Икенче урында – Васильев исемендәге  автомеханика техникумы. 275әр укучы Чаллы политехника һәм һәм технологик көллияткә барырга җыена. Дәрәҗәле уку йортлары исемлегендә шулай ук Поташев исемендәге техник, педагогия, индустриаль-педагогик, инженер-икътисад, медицина һәм сәнгать көллияте дә бар, 17 көллиятнең 10сында бюджет урыннарында укырга була.  

Анкета нәтиҗәләре буенча 9нчы сыйныфны тәмамлаучыларның 41%ы – унынчы сыйныфка, 53%ы – һөнәри белем бирү учреждениеләренә барырга җыена. 6%ы әлегә кая барачагын белми. Аның каравы 11нче сыйныфны тәмамлаучыларның барысы да диярлек югары уку йортына керергә тели. 

Фото: Яндекс.Карты
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев