Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кайсы районда онкология белән авыручылар саны күп?

Татарстанда онкологик авыруларның күбесе Азнакай районында булуы ачыкланган Табиблар исәпләп чыгарганча, Татарстанда онкологик авыруларның күбесе Азнакай районында яши - 100 мең кешегә 530 очрак. «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Илдар Хәйруллин шул хакта хәбәр итте. «Без районның географик яктан урнашуына карап фикер йөртә алмыйбыз....

Татарстанда онкологик авыруларның күбесе Азнакай районында булуы ачыкланган Табиблар исәпләп чыгарганча, Татарстанда онкологик авыруларның күбесе Азнакай районында яши - 100 мең кешегә 530 очрак. «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Илдар Хәйруллин шул хакта хәбәр итте. «Без районның географик яктан урнашуына карап фикер йөртә алмыйбыз. Моны әлеге районда яшәүчеләрнең уртача яшенә бәйләп карарга мөмкин. Бу - табигый хәл. Район халкының уртача яше никадәр югарырак булса, анда авыручылар саны шулкадәр күбрәк. Бу районда өлкән яшьтәгеләр күп. Анда диспансерлаштыруга, диагностика мәсьәләләренә никадәр игътибарлырак булсалар, яман шеш белән авыручылар шулкадәр күбрәк ачыкланачак», - диде табиб. 2017 елда Татарстанның Мөслим, Спас, Сарман, Лениногорск һәм Яшел Үзән районнарында да яман шеш белән авыру күрсәткече югары булган. http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X