Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кайсыбызның кулы җылы...

Чаллы - инвалидларга уңайлы мохит тудыру юнәлешендә әйдәп баручылардан дисәк, ялгыш булмас. Шифаханәләргә, хөкүмәт учреждениеләренә, кибетләргә керү юлларына пандуслар куюны, ягъни, әлеге категориягә караган гражданнарга Ауропа форматында социаль хезмәт күрсәтүне Татарстанда беренчеләрдән булып, безнең шәһәр башлап җибәрде бит. Нәтиҗәсе күз алдында: инвалидларның күпчелеге бүген актив яшәү рәвеше алып бара. Соңгы...

Шәһәрдәшебез Анастасия Мәрдәнова да бу көннәрдә "Жемчужина Татарстана" бәйгесенең йомгаклау этабына әзерләнә. Церебраль паралич диагнозы белән махсус исәптә торучы 24 яшьлек бу кызның рух ныклыгына, тормыш-яшәешкә булган мәхәббәтенә сокланмый мөмкин түгел. Кулына каләм, пумала тота башлаган көннән бирле әйләнә-тирә мохитнең һәр мизгелен рәсемгә төшерә ул. Елның һәр фасылында махсус җайланмаларына таянып, табигать кочагына чыга. Гөрләвекле язларның тәүге талпынышын да, җете җәйләрнең галибанә хозурлыгын да, алтын көзләрнең сагышлы манзарасын да үзе тоемлаган хис-тойгылар аша, үзенә генә хас иҗат техникасы белән сурәтли Анастасия. Аның этюдлары табигый тыйнаклыгы, күзләрне иркәли торган күркәм җылылыгы белән үзенә җәлеп итә. Дистәләгән рәсемнәре шәһәребезнең мәдәният үзәкләрен бизи. Берничә ел дәвамында шәхси күргәзмәләрен оештыручыларга да ихлас рәхмәтле Анастасия.

- Кеше нинди генә халәттә булмасын, япа-ялгызы калырга тиеш түгел. Синең өчен җан атып яшәүче әти-әни белән генә чикләнә алмый дөнья. Күбрәк танып-беләсе, аралашасы, борчулы уйларың, аз гына куаныч-уңышларың белән дә бүлешәсе килә. Бу яктан, компьютер шулкадәр уңайлы. Соңгы елларда гына аның ярдәмендә күпме дуслар таптым. Кайберләре минем халәттә, авыррак очраклар да җитәрлек. Көн саен иртән торуга, хәерле иртә теләп шалтырату да күңелгә шулкадәр рәхәтлек бирә! Инвалид коляскасыннан башка хәрәкәт итү мөмкинлегеннән мәхрүм булганнар өчен бигрәк тә мөһим мондый аралашу. Шулай хәлдән килгәнчә, бер-беребезгә ярдәмләшеп, хәбәрләшеп яшибез. Физик мөмкинлекләребез чикләнгән дип, үз-үзебезгә бикләнеп, мескенләнеп утырмыйбыз. Бергә-бергә туган көннәребезне, башка бәйрәмнәрне үткәрәбез. Әле менә бу бәйгедә катнашырга да дус кызларым ярдәм итте, - ди Анастасия елмаеп.

Шәфкать тулы йөрәгенә әллә никадәр дусларының куаныч-борчуларын сыйдырган бу кыз әле шигырьләр дә яза. Үзе кебек үк эчкерсез һәм самими аның иҗаты. Табигать гүзәллегенә соклану, кешеләрне ярату белән сугарылган һәм, әлбәттә, мәхәббәт турында. Шунысы куанычлы, Анастасия кебекләр ялгыз түгел. Үзебезнең республикада гына физик мөмкинлекләре чикләнгән затларга социаль хезмәт күрсәтү, яшәешләрен кызыклы һәм әһәмиятле итү белән дистәләгән оешмалар шөгыльләнә. Бу нисбәттән, "Жемчужина Татарстана" төбәкара иҗтимагый оешмасының эшчәнлеге аерым игътибарга лаек.

- Игелек җирдә ятмый, рәхмәт-мәрхәмәт белән үзеңә кайта. Без кайчандыр ярдәм кулы сузган кешеләр иҗтимагый эшчәнлекнең лаеклы вәкилләре, язучылар, сәнгать эшлеклеләре булып танылдылар. Иң мөһиме, алар бүген башка инвалидларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. 2014 ел безнең өчен аеруча истәлекле булды. Инвалид хатын-кызлар арасында беренче республикакүләм бәйге оештырдык. Анда 17 кеше катнашты һәм республика җитәкчелеге тарафыннан уңай бәя алды. Чираттагы бәйгене ТР Мәдәният, хезмәт һәм социаль яклау министрлыклары ярдәме белән оештырабыз һәм агымдагы елның декабренә билгеләдек. Иң мөһиме, анда катнашучыларга бәйгенең барлык этапларында да ярдәм күрсәтергә җыенабыз. Финалга үткән кызларыбызга бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге дә тәэмин ителә. 3 көн Казанда яшәячәкләр. Башкалабызда алар өчен мастер-класслар, экскурсияләр, репетицияләр оештырыла. Республикакүләм бәйгенең финалына узган 12 катнашучының икесе Чаллыдан булуы да горурлык хисләре уята. Алдагы ярышларда Анастасия Салаватовна Мәрдәнова белән Ольга Васильевна Селиванованың уңышлы чыгыш ясауларын телибез, - дип, изге теләкләрен җиткерде "Жемчужина Татарстана" РИО президенты Гөлнара Заһретдинова (e-mail: gemrt@yandex.ru, төркем vk.com/gemrt).

Сүз дә юк, күркәм багланыш бу. Ләкин, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен аерым шартлар тудыру зарурлыгын исәпкә алганда, шактый финанс чыгымнары таләп итә. Шуңа күрә оешма җитәкчелеге бәйгене тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен иганәчеләр һәм партнерлар эзли. Үз чиратында, барлык мәгълүмати партнерларның басмаларында да спонсорларның рекламасын урнаштыруны тәкъдим итә. Хәер, тирәнрәк уйлап баксаң, игелекле гамәлгә шәхси мәнфәгатьләр күзлегеннән чыгып яки ниндидер файда алу максатыннан алынмыйлар. Инвалидларыбызның бәйгедән алган куанычлы тәэсирләрен уртаклашу, аннан соң тормышлары тамырдан үзгәрүен күрү, ихлас рәхмәтләрен ишетү бәхетен ниндидер суммалар - миллионнар белән бәяләп буламы соң?! Анастасиянең кешеләргә ышану һәм эчкерсез ярату белән сугарылган иҗатында ярылып ята әлеге хакыйкать. Чыннан да, кайсыбызның кулы җылы - бәйлисе йөрәкләр әнә күпме янәшәбездә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев