Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кайсысы беренче булыр соң: Чаллымы яисә Лениногорскмы? (+фотолар)

20 июль көне бу ике шәһәр өчен аеруча да “истәлекле” булып калачак.

Ни өчен дигәндә, нәкъ шушы көнне Чаллының 54/01 йорты янында көчле җил нәтиҗәсендә олы агачлар машиналар өстенә ауган иде. Шәһәрдән 180 км ераклыкта урнашкан Лениногорскта шулай ук 20 июль көнне көчле давыллы җил “Юность” спорт комплексы түбәсен алып атты. 
Игътибар итсәгез, бүген инде 22 июль. 2 көн узган дигән сүз. Әле Чаллыда да, Лениногорскта да җил китереп чыгарган “тәртипсезлекне” алып атарга бер дә ашыкмыйлар. Кайсы шәһәр бу хәлне беренче булып тәртипкә китерер соң? Бу хәбәрчеләребез туплаган мәгълүматлардан соңрак билгеле булачак. Шуның өстенә тагын шул 20 июль көнне Лениногорста уңышлы гына эшләп килүче сәүдә үзәге тулысынча янып беткән. Нәрсә бу: йолдызлар шулай туры килдеме? Әллә инде берәр ут төртү, ут белән уйнаумы? Моны тиешле хезмәтләр тикшерәчәк.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 янгын ут мчс коткару 01 пожар огонь мчс җил давыл

2
X