Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казан автоинспекторлары полиэтилен кисәге йоткан баланы коткарырга ярдәм иткән

Җиде айлык бала ашаганда чит предметны йотып җибәргән.

Казанда нәни баласы полиэтилен йоткан ир-атка автоинспекторлар ярдәм иткән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Казанның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Жигули» машинасы белән идарә итүче 22 яшьлек ир-ат ЮХИДИ экипажына мөрәҗәгать итә. Аның җиде айлык баласы полиэтилен кисәге йоткан һәм хәзер ул буыла башлаган. Яшь әти ярдәм сорый.

ЮХИДИ инспекторлары утырган машинада тавыш һәм яктылык сигналын кабызалар һәм баланы ашыгыч рәвештә хастаханәгә илтәләр. Бәхеткә, табиблар сабыйга ярдәм итәргә өлгерә.

Соңрак ачыкланганча, ашаткан вакытта сабый полиэтилен кисәген йотып җибәрә. Чит предмет баланың сулыш алуына комачаулый, ул ашый алмый.

Баланың әти-әнисе ЮХИДИ инспекторлары Павел Назаров һәм Айрат Вәлиевкә рәхмәт әйтте.

 

 

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев