Казан-Чаллы юлы яңартыла
"Стройновация" компаниясе (Зиявудин Магомедов "Сумма" төркеменә керә) Татарстан мәйданы аша уза торган М-7 автомобиль юлын төзү һәм реконструкцияләүгә игълан ителгән бәйгедә җиңү яулады. Сүз Казан-Яр Чаллы трассасындагы Шале авылы яныннан алып Чаллы юнәлешендәге бер юллы мәйданны киңәйтеп, ике яклы итеп өр-яңадан төзү турында бара. Шулай ук инженерлык коммуникацияләрен дә күчерү...
"Стройновация" компаниясе (Зиявудин Магомедов "Сумма" төркеменә керә) Татарстан мәйданы аша уза торган М-7 автомобиль юлын төзү һәм реконструкцияләүгә игълан ителгән бәйгедә җиңү яулады. Сүз Казан-Яр Чаллы трассасындагы Шале авылы яныннан алып Чаллы юнәлешендәге бер юллы мәйданны киңәйтеп, ике яклы итеп өр-яңадан төзү турында бара. Шулай ук инженерлык коммуникацияләрен дә күчерү күздә тотыла.
Кара-каршы килүче автотранспорт агымын аеру һәм юл куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, 11,35 километрлы юл участогының буеннан-буена 6 метр киңлегендә бүлүче җайланма урнаштырылачак. Төзекләндерү эшләре шушы яздан башлана, ә реконструкция эшләрен төгәлләү 2017 елның өченче кварталына планлаштырыла.
Эшләрнең бәясе 2,714 млрд сум тәшкил итәчәк. Әлеге зур масштаблы ремонт эшләренең заказчысы - Идел-Нократ төбәгенең автомобиль юллары федераль идарәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев