Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казан мэриясе Пермьда атышта һәлак булучыларның туганнарының кайгысын уртаклаша

Фаҗига аркасында сигез кешенең гомере өзелгән.

Казан мэриясе Пермь дәүләт университетындагы атыш вакытында зыян күрүчеләрнең һәм һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашын белдерде.
«Пермь, Казан йөрәге белән бу минутларда сезнең янда. 11 май көнне Казан мәктәбендә булган вакыйганың ярасы әле бик яңа. Бу фаҗигане кабул итүе, кичерүе авыр һәм ул бөтен шәһәр өчен эзсез узмый. Нык булыгыз! Һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына көч бирсен», — диелә хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез, Пермь университетында атыш ачкан студентны тоткарладылар. Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, фаҗига аркасында сигез кешенең гомере өзелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев