Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казан җырчысы Яңа ел төнендә үз-үзенә кул салырга теләгән

Яңа ел төнендә Казанда Анжей тәхәллүсе белән чыгыш ясап йөргән җырчы Айрат Гайнуллин үлемнән чак калган, дигән хәбәр таралды. Баксаң, җырчы үз-үзенә кул салырга булган икән. Һәм гомере белән хушлашуны ул ВКонтактедагы аккаунтында туры эфирда күрсәтеп барган. «Сез яраткан әйберләр миңа бик кыйммәткә төшә. Миңа ач йөрергә, үземә нәрсәләрдер сатып...

Яңа ел төнендә Казанда Анжей тәхәллүсе белән чыгыш ясап йөргән җырчы Айрат Гайнуллин үлемнән чак калган, дигән хәбәр таралды. Баксаң, җырчы үз-үзенә кул салырга булган икән. Һәм гомере белән хушлашуны ул ВКонтактедагы аккаунтында туры эфирда күрсәтеп барган. «Сез яраткан әйберләр миңа бик кыйммәткә төшә. Миңа ач йөрергә, үземә нәрсәләрдер сатып алмаска, кирәкле дарулар алмаска туры килә. Дарулар бик кыйммәткә төшә. Берәрегезнең аена 6 мең сумга яшәп караганы бармы? Шул акчага үзенә ризык, кием алырга, башка кешеләрне борчымаска? Мин ардым, бу дөнья белән көрәшеп шундый ардым, дуслар. Коррупциягә баткан властьне ничек бәреп чыгарга? Бюрократия киртәләрен ничек узарга? Мин дарулар эчүдән, уколлар ясаудан туйдым. Мин аягымны, күземне һәм тагын күр нәрсәләремне югалттым. Авыртуга кадәр ардым. Төннәрен йоклый алмыйм. Һәм шушы халәтемдә дә мин иҗат сәхнәсенә таба юл ярырга теләдем, мин моны эшли алмыйм», дип сөйләгән җырчы туры эфирда. Бәхеткә, җырчының исән калуы билгеле. Ул ВКонтактедагы битен юк иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев