Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казанда коронавирус аркасында Хач барышы булмый

Бу хакта Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе вакытында әйтте

Казанда коронавирус Covid-19 пандемиясе аркасында 4 ноябрьдә узарга тиеш булганХач барышын гамәлдән чыгардылар. Бу хакта Мэриядә узган эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр башлыгы Илсур Метшин җиткерде.

"Санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, 4 ноябрьдә Хач барышын гамәлдән чыгару турында Карар кабул ителде. Бу тәкъдим белән безгә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан мөрәҗәгать итте. Без бу борчуны уртаклашабыз һәм барысын да социаль дистанция чараларын һәм Роспотребнадзор күрсәтмәләрен саклап калырга чакырабыз", - дип аңлатты мэр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев