Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казанда һәм Чаллыда "Ришвәт бирмим" акциясе узды

Казанда һәм Чаллыда "Ришвәт бирмим" акциясе узды. Аның кысаларында автомобильләргә чара девизы белән 500дән артык наклейка ябыштырылды. Яшьләр оешмасы активистлары Татарстан ЮХИДИ идарәсе, республиканың иҗади яшьләр академиясе һәм Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәте мәсьәләләре буенча идарәсе, шулай ук Чаллы шәһәр яшьләре советы белән берлектә гражданнардан сораштыру уздырды, автомобильләренә наклейка ябыштырырга...

Казанда һәм Чаллыда "Ришвәт бирмим" акциясе узды.

Аның кысаларында автомобильләргә чара девизы белән 500дән артык наклейка ябыштырылды. Яшьләр оешмасы активистлары Татарстан ЮХИДИ идарәсе, республиканың иҗади яшьләр академиясе һәм Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәте мәсьәләләре буенча идарәсе, шулай ук Чаллы шәһәр яшьләре советы белән берлектә гражданнардан сораштыру уздырды, автомобильләренә наклейка ябыштырырга тәкъдим итте. Әлеге чара "Алмаска - бирмәскә!" дип аталган коррупциягә каршы республика яшьләр программасы кысаларында оештырылды. Акция Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен сатып алуга тырышуны бетерүгә юнәлдерелгән иде. Ул 9 декабрьдә билгеләнеп үтә торган Халыкара коррупция белән көрәш көне алдыннан узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев