Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казанда Татарстан Кинематографистлар союзы яңа кинофестиваль оештырырга ниятли

Татарстанның Кинематографистлар союзы Казанда үз кинофестивален оештырырга планлаштыра

Казан халыкара мөселман кинофестиваленнән аермалы буларак, аның программасы иреклерәк булачак. Бу хакта «Татар-информ»га союз рәисе, кинорежиссер Илдар Ягъфәров сөйләде.

«Үзебезнең кинофестивальне оештыру идеясе бар. Бүген Казан халыкара мөселман кинофестиваленең чикләүләре бар. Кызганыч, анда Якын Көнчыгыштан, Азиядән күп фильмнар килә. Ни өчен кызганыч? Чөнки картиналарның күбесен һәвәскәрләр төшергән», — диде Ягъфәров.

Кинорежиссер фикеренчә, мондый фильмнарга тамашачылар аз йөри, нигездә дини кешеләр килә.

«Казанда зур дөньяви фестиваль кирәк. Без Россия киносы форматында яшибез, ә аны Мөселман кинофестиваленә бик аз алып киләләр», — диде Татарстанның Кинематографистлар союзы рәисе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев