Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казанда удмурт курсларын тыңлаучылар ике айда телне өйрәнгән

Татарстан халыклары Дуслык йортында күпмилләтле якшәмбе мәктәбенә удмурт теле курсларына барлык теләүчеләр дә йөри ала.

Казанда удмурт телен өйрәнү буенча бушлай курс тыңлаучылар ике ай эчендә сөйләм күнекмәләрен өйрәнгән һәм хәзер җырлар башкаралар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында Татарстан удмуртларының Милли мәдәни автономиясенең башкаручы директоры Марина Иванова сөйләде.

«Татарстан халыклары Дуслык йортында, Россиядә бердәнбер күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә удмурт бүлеге бар. Быел минем дусларым, татарлар һәм башка милләт вәкилләре удмурт телен өйрәнү белән кызыксынды. Дәресләр сентябрьдә башланды. Элек сигез кеше килде, хәзер төркемдә дүрт кеше калды. Мин аларның сөйләшә башлавын көттем, ә алар удмурт телендә җырлып та бирде», - диде ул.

Марина Иванова сүзләренчә, ул педагог түгел, ә удмурт телен белүче генә. Татарстан удмуртлары Милли мәдәни автономиясенең башкаручы директоры балаларга һәм өлкәннәргә удмурт телен өйрәтә. Укулар барлык теләүчеләр өчен бушлай уздырыла. Ул яңа телне үзләштерү өчен кешегә 72 сәгать интенсив дәресләр җитә, дип саный.

 

 

 

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/30/196193/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев