Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казанда Яңа ел төнендә җәмәгать транспорты төнге икегә кадәр йөриячәк

Төп 22 маршрут буенча 64 автобус, троллейбус һәм трамвай йөриячәк

Яңа ел төнендә Казанда җәмәгать транспорты төнге икегә кадәр йөриячәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр мэриясенең Транспорт буенча комитеты рәисе Айдар Габделхаков сөйләде.

«31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр җәмәгать транспорты эше ял көне графигы буенча оештырылачак. Яңа ел төнендә төнге икегә кадәр төп 22 маршрут буенча 64 автобус, троллейбус, трамвай эше планштырылган. Метро станцияләре төнге уникегә кадәр ачык булачак», — диде Айдар Габделхаков.

Ул 1 гыйнварда автобуслар иртәнге җидедә эшли башлаячак, ә метрополитен иртәнге алтыдан төнге уникегә кадәр эшләячәк дип өстәде. Урам-юллар челтәре янындагы муниципаль парковкалар 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр бушлай була. 

«20 декабрьдән 14 гыйнварга кадәр бәйрәм чаралары булу сәбәпле, Шиһабетдин Мәрҗани (Татарстан урамыннан башлап Фатыйх Кәрим урамына кадәр) һәм Сибгат Хәким урамнары (Декабристлар урамыннан башлап Әбсәләмов урамына кадәр) ябык була. Моннан тыш, Бондаренко урамында хәрәкәт чикләнәчәк», — диде спикер.  

Раштуа төнендә бәйрәм гыйбадәтеннән соң шәһәр халкын йөртү өчен 2:30 сәгатьтә «Үзәк стадион» тукталышында биш автобус һәм троллейбус булачак (№ 23, № 30, № 6, № 10а, № 15 һәм № 2 троллейбус).   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев