Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казанга - Яңа елга

Шәһәребезнең 300 баласы Казандагы "Татнефть Арена" боз сараенда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханнов катнашында узачак республика чыршы бәйрәменә чакырылды. Яр Чаллы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының полиция идарәсе башлыгы Надир Закиров әйтүенчә, юлларда балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә бар чаралар да күрелгән.

-Яшүсмерләрне 7 автобуста 30 укытучы һәм ике полиция хезмәткәре озата барачак. Юллардагы иминлекне ЮХИДИ экипажларыннан торган ике машина да тәэмин итәчәк. Монна тыш 26 декабрьда Мәскәүдәге Гомумроссия яңа ел бәйрәменә шәһәребездән сигез бала барачак. Яр Чаллының мәгариф учрежденияләрендә исә Яңа ел бәйрәмнәре 21 декабрьдан башланып китәчәк. Анда балаларның иминлеген балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторлар, участоквыйлар, иҗтимагый оешма әгъзалары кайгыртачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X